Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков белән берлектә гражданнарны шәхси кабул итте.

Кабул итүгә Яр Чаллыдан, шулай ук Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм Зәй шәһәрләреннән 22 кеше мөрәҗәгать итте. 

Икенче төркем инвалид күпфатирлы торак йорт яны территориясендә машина кую урынын төзекләндерүне сорады.

Шәһәр көллиятләренең берсенең укытучысы хезмәт хокуклары бозылуга зарланган, ә «Ак Барс Металл» ҖЧҖ хезмәткәре эш хакы түләүдә даими тоткарлыклар булуы турында хәбәр иткән.

Бер төркем гражданнар «КАМАЗ-жилбыт» оешмасы җитәкчелегенең эш гамәлләре белән килешмәвен белдерде, ул аларны биләгән торак урыннарыннан чыгара.

Чаллылы ятим буларак торак бирү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорады. Күп балалы ана салым органнарының эш итүләренә һәм социаль пособие түләмәүләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. 

Эшмәкәрләрнең берсе суд приставларының эш гамәлләренә зарланган, алар, мөрәҗәгать итүчеләр әйтүенчә, законлы эшмәкәрлек эшчәнлегенә каршы килә. Моннан тыш, тикшерү органнары гамәлләренә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокук бозуларга да шикаятьләр килде.

Кабул итүгә алдан язылган гражданнардан тыш, өстәмә рәвештә тагын җиде кеше кабул ителде. Мәсәлән, беренче төркем инвалид торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорады, өч мөрәҗәгать итүче ТКХ өлкәсендәге хокук бозуларга зарланды, тагын икесе тикшерү органнарының конкрет җинаять эшләре буенча гамәлләренә һәм карарларына шикаятьләр белән мөрәҗәгать итте.

Кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар, шулай ук шәхси сәбәпләр аркасында прокуратурага килә алмаган кешеләр язма мөрәҗәгатьләр калдырдылар. Николай Шишкин мөрәҗәгать итүчеләрнең дәлилләрен җентекләп тикшерергә һәм нигезле булганда тиешле чаралар күрергә кушты.

Мөрәҗәгатьләрне карау барышы һәм нәтиҗәләре аерым контрольгә алынды.

Пәнҗешәмбе, 25 март 2021, 12:34