Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильясов пресс-конференция вакытында хәрби хезмәткә чакырылыш кампанияләре арасында чакырылыш комиссиясе эшенә йомгак ясады.

«Хәрби комиссариатлар 17 яше тулган гражданнарны теркәү белән дә шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, бу хәрби хезмәткә чакыру бүлегендә гражданнарны хәрби исәпкә куюның тулы бер чаралар комплексы. Бу – егетләргә шәхси делолар булдыру, аларны тулысынча медицина комиссиясе уздыру»,– дип сөйләде ул.

Моннан тыш, 2021 елгы язгы чакырылыш вакытында чакырылырга тиешле гражданнарны өйрәнү үткәрелгән.

Рәшид Ильясов билгеләп үткәнчә, югары белеме булганнар гына түгел, урта махсус белеме булган гражданнар да сроклы хәрби хезмәтне контракт буенча хезмәткә алмаштырырга хокуклы.

«Быел бездә бу юнәлештә төгәл тенденция эшләнде. 2021 елда урта махсус уку йортын тәмамлый торганхәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 65 тән артык егет сроклы хезмәтне контракт буенчага алмаштырырга теләк белдерде. Бүген бу шактый популяр юнәлеш», – дип сөйләде спикер.

Шәһәрдә шулай ук хәрби хезмәткә барудан качып йөрүчеләр белән дә эш алып барыла. Әйтик, көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча, 20 дән артык материал прокуратура тикшерүенә җибәрелгән. Хәзерге вакытта сигез җинаять эше кузгатылган. Башкалар буенча тикшерү комитеты тарафыннан тикшерү эше алып барыла.«Якын арада берничә материалны судка тапшыру планлаштырыла,– диде Рәшид Ильясов. – Бу юнәлештә безнең шәһәрдә бик җитди эш алып барыла. Полиция эзләү чаралары үткәрә. Безгә муниципаль полиция, район башлыклары бик яхшы ярдәм итә, барлык идарәче компанияләр дә бу эшкә җәлеп ителде».

Пәнҗешәмбе, 25 март 2021, 11:53