Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шакирова Люция Мәрдән кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Люция Мәрдән кызы ТАССРның Мөслим районы Түбән Табын авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпнең 7 сыйныфын, аннары фельдшер-акушерлык курсларын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли, хуҗалык эшләрендә булыша. Сугыштан соң 18 яшендә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәренә китә, анда хәрби заводта эшли. 1953 елда кияүгә чыга. Бәхетле никахта ике бала тәрбиялиләр. Бүген ике оныклары сөендерә. 1974 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп киләләр. Лаеклы ялга чыкканчы ул КАМАЗ ның Двигательләр заводында эшли. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод район хакимияте Башлыгы Винер Харисов һәм «Надежда» ТИҮ рәисе Венера Наумкина котлады.

Пәнҗешәмбе, 25 март 2021, 15:04