Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җирдән файдалану һәм төзелеш буенча комиссия утырышында Замелекесье микрорайонында трамвай юллары төзелеше белән бәйле территорияне планлаштыру һәм межалау проектлары каралды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.

«Электротранспорт» җәмгыяте генераль директоры Рәшит Шәмсединов трамвай линияләрен төзү проектын тәкъдим итте: "Бүгенге көндә Сарман трактыннан алып Фоменко проспекты буенча, Казан проспектына кадәр, аннан Муса Җәлил проспектына чыгып, яңа трамвай линиясе өчен җир участогын планлаштыру һәм межалау проекты эшләнде", - дип белдерде ул.

Бер юнәлештә трамвай юлының озынлыгы 13 км тәшкил итәчәк. Трамвай линиясен эшләтеп җибәрү Мәләкәс елгасы аша күпер, бер подстанциясе төзү, бер станция, боҗра төзүне, 31 автомобиль кичүе, 28 тукталыш павильоны будыруны күздә тота.

"Яңа трамвай линиясе буенча алты минутлык хәрәкәт интервалы белән өч трамвай маршруты оештырылачак. Бу Замелекесье микрорайоны, ЗЯБ поселогында яшәүчеләргә Сидоровка, ГЭС поселокларына һәм Яңа шәһәргә чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Елына 2-2,5 млн пассажир йөртү планлаштырыла», – дип сөйләде Рәшит Шәмсединов.

Шунысын да әйтеп үтик, хәзерге вакытта "Электротранспорт" оешмасы елына 20 млн пассажир йөртә.

Шулай ук Замелекесье микрорайонының интенсивлыгы үсү белән бәйле рәвештә, Гостев урамы буенча автомобиль юлын реконструкцияләү планлаштырыла. Утырышта әлеге объектны планлаштыру проекты һәм территорияне межалау проекты да каралды. Шулай итеп, Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта урамны бүлү полосасы белән дүрт полосага кадәр киңәйтү, Мәләкәс елгасы аша күпер төзү, төзелеш зонасына эләгә торган инженерлык челтәрләрен яңадан кору каралган.

Пәнҗешәмбе, 25 март 2021, 16:40