Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Сергеевна Тургенева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Валентина Сергеевна Пенза өлкәсенең Лунин районы Грибоедовка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә, җиде сыйныфны тәмамлый.

Сугыш вакытында колхозда эшли, кыр эшләрендә катнаша. Сугыштан соң Пензада Чусовая металлургия заводына эшкә урнаша. Кияүгә чыга, бәхетле никахта ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ветеранны өч оныгы һәм бер оныкчыгы сөендерә. 1975 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Юбиляр КАМАЗның Автомобиль заводына, аннары "Чаллы Су каналы" на эшкә урнаша. Соңгы эш урыныннан лаеклы ялга чыга. Валентина Сергеевна "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «23 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Николай Шакмаков котлады.

Җомга, 26 март 2021, 11:52