Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йөртеп сынап карау өчен, бүген шәһәр маршрутларына  ЛИАЗ маркалы автобуслар чыкты. Бу хакта Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

 «Бүгенге көннән без 22 нче һәм 26 нчы маршрутлар буенча йөртеп сынап карарга дип автобусларны шәһәргә чыгарабыз. Бүген алар пассажирларны йөртмәячәк. Башта техниканы йөртеп сынап карыйбыз, аларның техник торышын, барлык характеристикаларын тикшерәбез, шуннан соң гына шәһәр халкын йөртү эшенә керешәчәкбез», – дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп үтик, техника шәһәргә Наил Мәһдиевның Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешүе буенча бушлай тапшырылды.

Җомга, 26 март 2021, 13:04