Якшәмбе, 16 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана - 2021» театраль конкурсын һәм премиясен тапшыру тантанасы узды. Номинациядә җиңүчеләрне "кызыл зоналарда" авыруларның сәламәтлеге өчен көрәшкән һәм хәзерге вакытта көрәшүче табиблар игълан итте. 

Иң яхшы дебют дип Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Винер Фәйзуллинның ролен таныдылар. Премиягә ул Шамил Идиатуллин романы буенча сәхнәләштерелгән «Брежнев шәһәре» спектаклендә Артур ролен башкаруы өчен лаек була.

Шулай ук күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Мастеровые» рус драма театрының баш рәссамы Елена Сорочайкина Дамир Сираҗиев исемендәге премия иясе булды.

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы Казанда унынчы тапкыр узды. Оештыру комитеты тарафыннан барлыгы 67 гариза каралды. Премиягә дәгъва кылучылар - Татарстан Республикасының дәүләт, муниципаль, шәхси профессиональ театрлары һәм башка башкарма сәнгать оешмалары. Быел премия күләмен 100 мең сумга кадәр арттырганнар.

Дүшәмбе, 29 март 2021, 15:20