Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Халидә Гыйләҗетдин кызы Сәлахетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Халидә Гыйләҗетдин кызы Татарстан Республикасының Тукай районы Шөкрәле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1945 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1954 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлахетдинов Имаметдин Сәлахетдин улына кияүгә чыга.  Озак вакытлар автотранспорт предприятиесендә кондуктор булып эшли. Лаеклы ялга Бөтенсоюз ирекле янгын сүндерү җәмгыятеннән чыга.

Ире белән 3 бала үстергәннәр. Аларның 6 оныклары һәм 7 оныкчыклары бар.Сәлахетдинова Халидә Гыйләҗетдин кызы – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 29 март 2021, 17:28