Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр дә 3,4%ка индексацияләнәчәк, бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә.

Яр Чаллыда социаль пенсия арту якынча 9500 пенсионерга, шул исәптән 9200 социаль пенсия алучыга кагылачак.

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча түләүләр арту хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга, «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнә торган пенсия алучыларга карый.

Социаль пенсия алучыларга да пенсия күләме артачак. Аларга картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукы булмаган, туендыручысын югалткан гражданнар, тома ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм аларның ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балалар керә.

«Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына үткәреләчәк. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучыларны эшкә урнаштыру факты индексацияләүдән мәхрүм итә, чөнки аны пенсионер хезмәт иткән вакытка туктатып торалар»,– дип билгеләде Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Пәнҗешәмбе, 1 апрель 2021, 08:51