Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия чемпионаты узды. Анда Россия Федерациясе шәһәрләреннән 40 команда катнашты. Татарстан Республикасын Яр Чаллы шәһәренең ветеран инвалид спортчылары – ике дисциплина буенча ике алтын медаль алган Фәнис Нуретдинов һәм ике бронза медаль яулаган Илшат Мингалиев тәкъдим иттеләр.  

Армрестлинг ярышларында Татарстан Республикасы командасы спорт ветераннары арасында яшь категориясендә беренче урынны алды, ә армрестлинг буенча Россия чемпионатының гомуми йомгаклары буенча  3 урынга чыкты.

Сишәмбе, 30 март 2021, 10:41