Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Вәгибә Мөбарәкша кызы Хәсәншинабүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Вәгибә Мөбарәкша кызы ТАССРның Бөгелмә районы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. 1938 елда мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә, 3 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли, төрле эшләр башкара: басуда чүп үләннәрендә утый, бодаен да чәчә. Сугыштан соң күп төрле һөнәрләр үзләштерә. Бөгелмә шәһәренең 26 нчы номерлы СМУ ы ветеранның соңгы эш урыны була. Лаеклы ялга да шуннан китә.

Сугыштан соң кияүгә чыга, бәхетле никахта 2 бала тәрбияләп үстерәләр. 2010 елда Яр Чаллы шәһәренә кызы янына күченә. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «50 комплекс» ТИҮ рәисе Ирина Алексеевна котлады.

Сишәмбе, 30 март 2021, 14:53