Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның декабрендә бер ир-ат яңа коронавирус инфекциясе белән авырый башлый. Аның хәле начарлана һәм 18 декабрьдә ул ашыгыч медицина ярдәме бригадасы тарафыннан 5 нче хастаханәгә китерелә. Күкрәк читлеге органнарының компьютер томографиясе үпкә тукымасы зарарлануның 64% ын, ике яклы полисегментар үпкә ялкынсынуын күрсәтте. «Авыруның хәле, башка авырулары да булу сәбәпле, авыр булды, - дип сөйләде реаниматолог-табиб Галина Соловьева. - Пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә күчерелде».

Аның гомере өчен тулы бер реаниматологлар бригадасы көрәшкән. Дөрес үткәрелгән интенсив терапия нәтиҗәсендә хәлләр яхшыра башлаган. Ике атнадан 71 яшьлек ир-ат мөстәкыйль рәвештә сулый алган һәм интенсив терапия палатасына күчерелгән. Ә 2021 елның 20 гыйнварында өенә җибәрелгән.

Пациент өчен иң куркынычы артта калды, дияргә дә булыр иде. Әмма аның сәламәтлек торышы буенча башка проблемалары башлана. Март башында ир-ат яңадан реанимациягә эләгә, ә аннары «кече таз органнары абсцессы» диагнозы белән хирурглар тарафыннан ашыгыч рәвештә операция ясала. Операцияне хирургия бүлеге мөдире, зур эш тәҗрибәсе булган эксперт дәрәҗәсендәге табиб Рубин Хәйретдинов ясый.

«Без инде инфекция белән чирләгән, иммунитеты түбән булган пациентларда гематомалар барлыкка килгән һәм абсцесс формалашкан очраклар белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Әгәр абсцессны ачу һәм дренировкалау буенча операцияне вакытында үткәрмәсәң, кеше кан зарарланудан үләргә мөмкин, - дип аңлатты Рубин Хәйретдинов- Әлеге операция уңышлы узды, пациентка антибактериаль терапия билгеләнде. Без аны чыгардык. Алга таба тернәкләндерү өй шартларында барачак».

Пациент үзе билгеләп үткәнчә: «Мине табиблар «теге дөньядан» кайтарды, 5 нче шәһәр хастаханәсе белгечләреннән башка мин беркайчан да якыннарымны кочаклый алмас идем».

Чәршәмбе, 31 март 2021, 08:42