Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чиләбедә «Уральский перепляс» XIV Бөтенроссия халык биюләре фестивале төгәлләнде.  Ул илебездән 45 халык бию коллективын җыйган иде, бу – бер меңнән артык катнашучы.  

Фестиваль Көньяк Уралның хореографлар династиясе – Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе Наталья Карташова һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Реус истәлегенә уздырыла.  Оештыручылары – В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты, Чиләбе дәүләт халык иҗаты үзәге һәм Наталья Карташова һәм Татьяна Реусның халык биюен үстерү фонды. Быел фестиваль   Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып уздырылды.  

Конкурс программасы ике көн барды. Бию номерларын Россиянең халык артисты, Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академик халык бию ансамбленең сәнгать җитәкче Елена Щербакова җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләде. Нәтиҗәдә, Яр Чаллы мәдәният көллиятенең «Татарстан» бию ансамбле 1 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. 

Чәршәмбе, 31 март 2021, 11:10