Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсының шәһәр этабы финалында катнашты.

«Сез искиткеч кыю, тәвәккәл, амбицияле, креатив! Сез янып торасыз. Иҗат итегез, хыялланыгыз, бер әйбердән дә курыкмагыз! Ә без сезгә булышырбыз!» - дип сәламләде катнашучыларны парламентарий.

Конкурс Яр Чаллыда инде 18 ел үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының йөзләгән талантлы лидерлары һәм җитәкчеләре катнашты. Ел саен яңа җиңүләр яулап, конкурста җиңүчеләр республика һәм федераль дәрәҗәдә безнең шәһәрне таныталар.

Әлфия Когогина җәмәгать эшендә катнашучыларның, волонтерларның шәһәрдә һәм республикада иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә һәм социаль әһәмиятле иҗтимагый инициативаларны тормышка ашыруга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте һәм «Орион» яшьләр үзәгенә һәм «Форпост» үзәге белгече Ренат Хафизовка Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чәршәмбе, 31 март 2021, 11:43