Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәскәүдә «Уңыш» XVI Бөтенроссия эшлекле хатын-кызлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче стоматология шифаханәсенең баш табибы Рания Теркулова медицина хезмәтләре, стоматология өлкәсендә «Россия эшлекле хатын-кызларының иң яхшы вәкиле» номинациясендә конкурсның җиңүчесе дип танылды. Ул мактау дипломы һәм иҗтимагый премия – «Золотая птица» бронза статуэткасы белән бүләкләнде. Конкурс дәүләт һәм җәмгыять тормышында эшлекле, социаль актив хатын-кызның ролен күтәрү, региональ үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә хатын-кызларның потенциалын ачу максатыннан ел дәвамында үткәрелә. Чара Россия хатын-кызлар хәрәкәтен берләштерү Советы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла. 

 «Золотая птица» премиясе белән Россиянең җиде федераль округы буенча үз эшчәнлекләрендә зур уңыш казанган хатын-кызлар, шулай ук хатын-кызлар эшмәкәрлеге үсешенә ярдәм итүче шәһәр һәм регион хакимиятләре вәкилләре бүләкләнә.

Конкурста җиңүчеләр төп критерийлар буенча сайлап алына: шәхси сыйфатлар, эшлекле репутация, финанс йогынтысы, социаль активлык, гаилә мөнәсәбәтләрендә гармония, оештыру осталыгы һәм фикерләү дәрәҗәсе, командада эшли белү, яңа идеяләр уйлап табу, заманча тенденцияләр һәм таләпләргә туры килү, тышкы имидж.

Чәршәмбе, 31 март 2021, 13:36