Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Экология – балалар карашы» илкүләм проекты» республика конкурсы бүген Казанда видеоконференц-элемтә режимында узды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сәламләде.

Шулай итеп, Яр Чаллыдан дүрт укучы җиңүче дипломына лаек булды. 1 нче урынны 78 нче Пушкин пролицее укучысы Әмир Гатаулин алды, 2 нче урынны балалар иҗат йорты тәрбияләнүчесе Мария Дютина һәм 13 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы София Гыймранова, ә 3 нче урынны 24 нче мәктәп укучысы Сергей Колышев яулады.

Бүләкләрне укучыларга Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов тапшырды.

Моннан тыш, конкурста актив катнашкан өчен чаллылыларга батарейкалар җыю өчен контейнер бирделәр. Җыелганнарның барысы да «Мегаполисресурс» заводында эшкәртеп утильләштереләчәк.

«Экология – балалар карашы» проекты җиңүчеләренең рәсемнәре республиканың һәр мәктәбендә оештырылачак күчмә күргәзмәдә урын алачак.

Чәршәмбе, 31 март 2021, 15:08