Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов эш сәфәрендә булды. Эш сәфәре Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белән очрашудан башланды. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары катнашты.

Аннан соң Алмаз Яфизов А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейда ачык дәрес үткәрде, укучыларга Федераль монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде.

Алга таба Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итте. Кабул итүдән соң ул журналистларның сорауларына җавап бирде.

Чәршәмбе, 31 март 2021, 16:28