Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәктәп өмете" дип аталган шахмат зонасы ачылды. Чарада Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашты. Биредәге мәгариф учреждениесендә шахмат зонасы аның финанс ярдәме белән ачылды.

Яр Чаллы мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча проект быел "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән старт алды. Киләсе уку елы башына шәһәрдә 56 шундый шахмат зонасы булдырылырга тиеш.

Чара барышында  Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге оешуга 15 ел тулуга багышланган республика шахмат турнирында җиңүчеләрне бүләкләде.

Чәршәмбе, 31 март 2021, 16:45