Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча 2021 елда 88 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.

Төзекләндерү схемаларын килештерү апрельдә башлана. Һәр ишегалдында төзелеш эшләре башланганчы өч көн алдан төзекләндерүнең ахыргы схемасы белән объектның паспорты урнаштырылачак. Татарстанлылар эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук dvor.tatar программасы сайтында бастырылачак.

Ишегалларында юлларны һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп урналары, ком өслекләрендә балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, яктырту баганалары урнаштыру һәм булганнарын яңарту, каты көнкүреш калдыклары зонасын булдыру өчен асфальт-бетон мәйданчык оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру эшләре башкарылачак. Җиһазлар булдыру һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү эшләре 1074 йортта башкарылачак. Программаның гомуми бюджеты быел да, узган елдагы кебек үк, 8 миллиард сум тәшкил итә. Республика ишегалларында ремонт эшләре апрельдә башлана. Быел ремонтланачак ишегалларының адреслары dvor.tatar сайтының төзекләндерү картасында урнаштырылган.

Пәнҗешәмбе, 1 апрель 2021, 09:28