Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зәкия Закир кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Аксубай районының Кыязлы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. 1938 елда мәктәпкә укырга керә һәм җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли, аннары Ульяновск өлкәсенә торф чыгару һәм урман әзерләү эшләренә җибәрелә. 

1952 елда Бөгелмәгә күчеп килә, анда юл эшләрендә эшли. Кияүгә чыга, кызы туа. 1960 елда кошчылык фабрикасына экспедитор булып эшкә урнаша, лаеклы ялга да шуннан китә. Яр Чаллыга 2008 елда килгән. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Наталья Удальцова котладылар.

Пәнҗешәмбе, 1 апрель 2021, 10:51