Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе дәүләт инспекторы Зинур Мостафин матбугат конференциясендә Яр Чаллыдагы нинди участоклар су басу зонасына эләгүе турында сөйләде: «Түбән Кама сусаклагычы, Кама елгасы, Шилнә, Мәләкәс елгалары. Әлбәттә, әлеге территориядә урнашкан бакча ширкәтләренә дәсу басу куркынычы янарга мөмкин. Нигездә, бу Тукай районы. Бу «Бережок», «Шильна», «Литейщик», «Кама-2», «Энергетик», алар сулыкларга якын», - диде ул.
Моннан тыш, спикер шәһәр халкына су объектларында уяулык кирәклеге турында искәртте. Коткаручылар язгы чорда бозның куркыныч булуы турында профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Хәвеф-хәтәр төркемендә - балыкчылар, шулай ук мәктәп яшендәге балалар.
«Боз структурасы бик тиз үзгәрә. Ачык участоклар бар, мәсәлән, Шилнә елгасында, алар балыкчылар өчен зур куркыныч тудыра», - дип билгеләп үтте Зинур Мостафин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 апрель 2021, 13:41