68 нче комплекста торак йорт төзү планлаштырылмый. Наил Мәһдиев бу хакта бүген иртән 59 нчы полилингваль гимназиянең төзелеш мәйданчыгында булганда хәбәр итте: «Бу территориядә төзүчеләр дә, Башкарма комитет та бернинди дә эшләр башкармый. Бүген анда билгеле бер чикләүләр кертә торган санитар-саклау зонасы бар, шуңа күрә анда төзелешләр каралмаган. Без төзүчеләрнең барлык чыгымнарын компенсациялибез, тиешле нәрсәләрне баштагы торышына кайтарабыз. Гражданнар ничек теләсә, шулай булачак та!» - диде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 апрель 2021, 11:22