Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев белән бергә «Җәмигъ» мәчете төзелешенең барышы белән танышты. Исегезгә төшереп үтик, мәчет төзелеше өчен символик таш салу буенча тантаналы чара 28 ел элек, 1992 елда ук булган иде.

«Объект ничә ел тик торды. Шәһәр Хакиме һәм аның командасы, имамнар ярдәмендә эш яңадан башланды. Бу гади мәчет кенә түгел. Бу үзәк мәчет, ул Казанның символы булган «Кол Шәриф» мәчете кебек тарту көче символы булачак», - дип билгеләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

 

Төзелешне Алексей Горшков җитәкчелегендәге «АНГ Холдинг» компаниясе алып бара. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, объектны тәмамлауга 4-5 ел вакыт кирәк булачак: «Мәчетләр һәм храмнар тиз төзелми, чөнки алар гражданнарның иганәчелек акчалары хисабына гына төзелә. Бу объект төзелеше өчен дәүләттән бюджет акчалары бүлеп бирү каралмаган».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект буенча объект дүрт манаралы һәм биш гөмбәзле бина булып тора. Мәчет үзәк гөмбәзенең биеклеге 31 метр, диаметры 19 метрга җитә. Мәчеттә бер үк вакытта 3 200 мәхәллә кешесе сыя алачак. Моннан тыш, мәчет каршындагы мәйдан дини бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә кадәр мөселман кешесен сыйдырачак.

Якшәмбе, 4 апрель 2021, 10:43