Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатор расланган 2 167 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 1513 кеше терелгән, 8 067 кеше медицина күзәтүеннән алынган. Медицина күзәтүе астында хәзер 72 кеше тора, шуларның 44е авыруны элемтәләр аркылы йоктырган.

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

«Шәһәрдә беренче компонент белән 22 меңнән артык кеше прививка ясаткан, икенче компонентны алучылар – 14 меңнән артык. Барлык зурлар поликлиникаларында вакцинацияләү буенча эш оештырылган, шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә дә вакцинация үткәрелә, шәһәр предприятиеләрендә мобиль бригадаларның күчмә эше алып барыла. Оешма һәм коллективларда коронавируска каршы прививка ясатуның әһәмиятен аңлату эшләре дәвам итә», - дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев.

«Вакцинация - бүгенге көндә безнең эштә иң мөһим мәсьәлә. 60 яше тулып узган, авыруларга тиз бирешүчән өлкәннәр төркеме турында аеруча кайгыртучанлык күрсәтергә тиешбез», - дип билгеләп үтте аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.


Дүшәмбе, 5 апрель 2021, 08:57