Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы чаллылыларны онлайн-уку чемпионатына чакыра. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлана.

Конкурсантлар Г. Тукайның рус һәм (яки) татар телләрендәге китабыннан тәкъдим ителгән өзекне (проза яки шигырь) әзерлексез, бер минут эчендә укыйлар. Катнашучыларның ярышлары онлайн-форматта узачак, ә жюри биш баллы шкала буенча Zoom платформасында уку техникасын һәм артистлыкны бәяли.

Катнашучыларга, өзекне укыр өчен, Тукай Г. «Яз фәйтуны: шигырьләр, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр» (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011. 400 бит)= «Фаэтон весны: стихотворения, стихи для детей, сказки» (Москва: «МАГИ «Из века в век» ҖЧҖ) дигән китапны әзерләргә кирәк.

Конференцияне уздыру форматы Zoom программасында. Чемпионатта катнашу шартлары белән әлеге Нигезләмәдә танышырга мөмкин. Катнашу өчен гаризалар 20 апрельгә кадәр библиотека-челны.рф сайтында: https://forms.gle/9iAEoNe5WgSwCjeN8 сылтамасы буенча кабул ителә.


Сишәмбе, 20 апрель 2021, 09:00