Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы карары нигезендә 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә яңа дәүләт ярдәм программасы булдырылды. Бу хакта «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова: «Әлеге карарның төп максаты - эш бирүчегә эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау»,– диде.

Субсидия алу өчен эш бирүче 2021 елның 1 ноябренә кадәр «Рәсәй эше» («Работа в России») порталы аша эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар исемлеге белән гариза җибәрергә тиеш. 

2021 елның 1 гыйнварына предприятие закон нигезендә теркәлгән булырга тиеш. Аның хезмәт хакы, салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш. Хезмәт хакы күләменең Россия Федерациясе буенча минималь хезмәт хакы, ягъни 12 792 сумнан да ким булмавы шарт. Хезмәткәрләрнең хезмәт килешүе нигезендә тулы эш көненә эшкә урнаштырылуы мәҗбүри. Предприятие үзгәртеп кору яки ябылу стадиясендә булырга тиеш түгел», – дип аңлатты Татьяна Быданова.

 Эш бирүченең эшчеләргә хезмәт хакын түләүгә чыгымнарын өлешчә компенсацияләү рәвешендәге субсидия Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан бирелә. Субсидия  2021 елның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәкләрендә эшсез гражданнар сыйфатында теркәлгән һәр эшсез граждан өчен эшкә урнаштыру датасыннан 1, 3 һәм 6 ай узгач бирелә. Чыгымнарны компенсацияләү  минималь хезмәт хакы күләменең бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәре суммасына арттырылган күләмендә бирелә.

«Бер ай узгач, эш белән тәэмин итүче социаль иминият фондына эш бирүче һәм әлеге программа буенча кабул ителгән хезмәткәрләр турындагы мәгълүматларны тутырып гариза җибәрә. 10 көн дәвамында Социаль иминият фонды әлеге гаризаны эшкәртә, мәгълүматларны тикшерә һәм субсидияне гаризада күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчерә. Шәхси эшмәкәрләргә субсидия "Мир" картасына күчерелә», – диде Татьяна Быданова.

Эш бирүче һәм хезмәткәрләр турында мәгълүмат үзгәрмәгән очракта, субсидия өч тапкыр түләнсә дә, гаризаны бер тапкыр бирү дә җитә.

Эш бирүче, югарыда күрсәтелгән карарда билгеләнгән шартларны үтәгән очракта гына, дәүләт ярдәме чараларын алырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 8 апрель 2021, 16:04