Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Салым салуның патент системасы Россия Федерациясе Салым кодексы белән билгеләнә, Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә гамәлгә кертелә һәм Россия Федерациясенең күрсәтелгән субъектлары территорияләрендә кулланыла. Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын куллану «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында»29.09.2012 ел, № 65-ТРЗ ТР Законы (25.12.2020 ел, № 90-ТРЗ ТР Законы редакциясендә) нигезендә кертелде.

Сез шәхси эшмәкәр өчен патент рәсмиләштерергә уйладыгызмы, эшне нәрсәдән башларгамы?

Беренчедән, эшмәкәрлек эшчәнлегегезнең әлеге махсус салым салу режимын куллану шартларына туры килү-килмәвен тикшерегез: Сездә эшләүче хезмәткәрләр саны (хезмәт һәм гражданлык-хокукый килешүләр буенча) - 15 кешедән артмаган; календарь елында салым салуның патент системасы түләүчесенең гомуми кереме 60 млн.сумнан артмаска тиеш; эшчәнлек төре патентка эләгергә тиеш.

Әгәр барлык шартлар да үтәлгән икән, патент алу өчен гариза бирү икенче адым булачак. Шәхси эшмәкәргә салым салуның патент системасын куллану өчен, салым салуның әлеге режимын кулланганчы 10 көннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча салым органына Россия Федераль салым хезмәтенең 09.12.2020 ел, № КЧ-7-3/891@боерыгы белән расланган 26.5-1 формасы буенча патент алу өчен гариза тапшырырга кирәк.

Әгәр шәхси эшмәкәр яшәү урыны буенча салым органында яки салым салуның патент системасын кулланучы сыйфатында исәпкә алынмаган, ә үзе Россия Федерациясе субъектында патент нигезендә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырырга планлаштыра икән, әлеге гариза шәхси эшмәкәр теләге буенча шул Россия Федерациясе субъектының теләсә кайсы территориаль салым органына тапшырыла.

Гаризаны салым органына шәхсән яки вәкил аша тапшырырга, почта аша җибәрергә, электрон формада телекоммуникация элемтә каналлары, шулай ук «Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинет» ы аша тапшырырга мөмкин.

Шәхси эшмәкәр патентның гамәлдә булу срогын мөстәкыйль рәвештә сайлый. Вакытны экономияләү, шулай ук салым органына мөрәҗәгатьләрне киметү максатыннан, Салым инспекциясе бер календарь ел эчендә 12 айга патент алу мөмкинлеге булуын искәртә.

Гариза кәгазьдә бирелгән очракта, патент шәхси эшмәкәргә расписка белән бирелә яки почта аша заказлы хат белән җибәрелә.

Почта аша хәбәр алгач, шәхси эшмәкәргә патент сорап теркәлү урыны буенча почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр шәхси эшмәкәр патент алу өчен гаризасын «Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинет» ы аша яки телекоммуникация элемтә каналлары аша җибәрсә, ул аны электрон рәвештә алачак. Шул ук вакытта патентны кәгазьдә дә алу кирәкми.

Чәршәмбе, 7 апрель 2021, 08:31