Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

10 апрельдә 14:00 сәгатьтә Яр Чаллыда «Тоталь диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

Чаллылылар үзләренең рус теле буенча белемнәрен акциянең ачык мәйданчыкларында тикшерә алалар. Бу Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Политехника көллияте һәм ИТ-парк биналарында.

"Тоталь диктант" барлыгы 12 мәйданчыкта оештырыла. Укучылар диктантны 76, 77, 78 нче гимназияләрдә, 37 нче, 15 нче, 18 нче, 23 нче, 1 нче мәктәпләрдә ябык мәйданчыкларда язачаклар. Студентлар өчен акция Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында, Политехника көллиятендә узачак.

Диктантны шулай ук онлайн-форматта да язарга мөмкин. Катнашу өчен https://totaldict.ru/ акция сайтында теркәлергә кирәк.

Чәршәмбе, 7 апрель 2021, 11:48