Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы булды. Депутатлар җәйге каникуллар вакытында балаларның ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру турында фикер алыштылар. Әлеге темага доклад белән Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.

Шулай итеп, быел 19065 укучының ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру планлаштырыла. Шуларның 10800е – мәктәп яны лагерьларында, 1000е – хезмәт һәм ял лагерьларында, 954е – муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре балалары өчен шәһәрдән читтәге лагерьларда, 2250е – коммерцияле оешма хезмәткәрләре балалары өчен шәһәрдән читтәге лагерьларда, 4061е профильле сменаларда ял итәчәк.

2021 елның җәендә барлыгы 49 белем бирү оешмасы базасында мәктәп яны лагерьлары һәм 49 хезмәт һәм ял отряды эшләячәк.

«Мәктәп яны лагерьлары программалары түбәндәге таләпләрне истә тотып формалаштырылды: «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында чаралар оештыру, физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендәге чараларның 70% тан да ким булмавы, поликлиникалар белән килешүләр төзелгән булу. Лагерь программалары шәһәрнең мәдәният учреждениеләренә, Орган залына, Картиналар галереясена баруны да күздә тота», - диде үз чыгышында Рамил Хәлимов.

Балаларны шәһәрдән читтәге «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» лагерьлары, «Жемчужина» шифаханәсе кабул итәргә әзерләнә.

Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган 480 бала өчен дә ял оештырылачак.

Пәнҗешәмбе, 8 апрель 2021, 13:29