Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбе Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән «Тукай образлары дөньясы» IV Республика рәсем сәнгате конкурсы үткәрә. Конкурс 5 апрельдән 25 майга кадәр күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын кадерләп саклауга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурста балалар художество мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләренең сәнгать бүлекләре, мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Конкурс читтән торып үткәрелә. Конкурсның номинацияләре: рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать, скульптура, компьютер графикасы, фотоколлаж, мультимедиа презентациясе.

Эшләрне detschool1@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.


Пәнҗешәмбе, 8 апрель 2021, 13:49