Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитетта Яр Чаллы гаиләләренә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алу өчен социаль түләүләр алу хокукы турында таныклыклар тапшырдылар. Тантаналы чара Башкарма комитет Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев катнашында узды.

2021 елда Яр Чаллының сигез яшь гаиләсенә торак сатып алу өчен 10870 млн сум акча бүлеп бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа 2008 елдан бирле гамәлдә. Социаль түләүләр Федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына торакның уртача бәясенең 30 проценты һәм 35 проценты күләмендә бирелә. Социаль түләүнең күләме гаилә составыннан чыгып исәпләнә. Мәсәлән, дүрт кешедән торган гаилә өчен социаль түләү 1357758 сумны тәшкил итә.

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле 1464 гаилә, социаль түләүләр алып, үзенең торак шартларын яхшыртты.

Пәнҗешәмбе, 8 апрель 2021, 14:04