Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кытай Халык Республикасы Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә пандемия белән көрәштә ярдәм һәм теләктәшлек йөзеннән 810 саклагыч костюм, 480 пар саклагыч күзлекләр һәм 960 медицина респираторы тапшырды.

Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь билгеләп үткәнчә, Татарстан пандемия белән көрәштә зур уңышларга иреште, Россия төбәкләре арасында республикада авыручылар саны чагыштырмача аз.

«Бүләкнең үзе түгел, ә игътибар кыйммәт, дуслар авыр чакта сынала. Коронавирус башланганнан бирле Кытай һәм Россия бер-берсенә ярдәм итә, пандемия белән көрәштә хезмәттәшлек алып бара һәм без кыенлыкларны да бергәләп җиңәбез. Хәзер бу афәт бераз чигенсә дә, тынычланырга иртәрәк, безнең алда эшләр күп әле. Коронавирус белән бәйле рәвештә, медицина хезмәткәрләре бу чирне профилактикалауда һәм дәвалауда зур роль уйныйлар, алар, тормышларын куркыныч астына куеп, күпме кешенең гомерен саклап калалар», – диде ул.

У Инцинь әлеге ярдәмне ни өчен нәкъ менә Яр Чаллыга җибәрүләрен аңлатты, чөнки биредә эре производстволар һәм Haier технопаркы урнашкан, анда Кытай менеджерлары һәм автокалада яшәүчеләр күп эшли.

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Ришат Ногманов билгеләп үткәнчә, пациентлар саны көннән-көн кими, хәзер алар йөз кешедән азрак, клиникада 349 медицина хезмәткәре эшли.

«Ярдәмнән без беркайчан да баш тартмыйбыз, болар барысы да бик вакытлы, бик кирәк. Персоналны саклау – беренче чираттагы бурычыбыз, шуңа күрә мондый ярдәм күрсәтүегезгә без бик шат. Шәхси саклану чаралары белән без тулысынча тәэмин ителгән, шулай да ярдәм дә кирәк», – диде баш табиб.

Пәнҗешәмбе, 8 апрель 2021, 17:21