Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14-15 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар сәнгать мәктәпләрендә Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фондының әйдәп баручы педагоглары катнашында мастер-класслар узачак. Чара Президент грантлары Фонды һәм «КАМАЗ» ААҖ  ярдәме белән оештырыла.

14 апрельдә мастер-класслар 11:00 дән 18:30 сәгатькә кадәр узачак. 5 нче балалар музыка мәктәбендә «Думбра» белгечлеге буенча мастер-классны Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, Н.П.Осипов исемендәге Россия халык уен кораллары Милли академия оркестры солисты һәм дирижеры Евгений Волчков үткәрәчәк. «Фортепиано» белгечлеге буенча мастер-классны балалар сәнгать мәктәбендә П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты Эльмар Гасанов үткәрәчәк. «Баян» белгечлеге буенча мастер-класс Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы  балалар музыка мәктәбендә оештырыла. Ул Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе доценты Александр Селиванов җитәкчелегендә узачак. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, РФ ның атказанган рәссамы, Россия Сәнгать академиясе каршындагы В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты профессоры Сергей Сиренко 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрәчәк.

15 апрельдә 9:00 сәгатьтә 5 нче балалар музыка мәктәбендә Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды стипендиясенә сайлап алу конкурсының икенче (төп) туры узачак һәм 2021 елгы фонд стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак.

Җомга, 9 апрель 2021, 09:20