Дүшәмбе, 9 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре җитәкчелеге белән онлайн-очрашу үткәрде. Очрашуда Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Алия Бикташева катнашты.

Кытай ягын Ляочэн шәһәре мэры Ли Чанпин, шәһәр мэры урынбасары Тянь Чжунцзюнь, Аппаратның генераль секретаре Чжан Тунци, Тышкы элемтәләр идарәсе директоры Шэн Цян тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ляочэн шәһәре һәм Яр Чаллы шәһәре арасында 2009 елда дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы Меморандумга кул куелган иде.

Наил Мәһдиев аларга шәһәрне тәкъдим итеп, җитештерүнең төп тармаклары, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе мөмкинлекләре турында сөйләде.«Коронавирус пандемиясе белән бәйле кыенлыкларга карамастан, шәһәр яши һәм эшли. Бүген шәһәребездә 534 мең чаллылы яши. Без күпмилләтле һәм күпконфессияле шәһәр. Яр Чаллыда 80 нән артык милләт вәкиле яши. Бубезнең төп уңышыбыз һәм байлыгыбыз. Илебездәге иң эре заводларның берсе «КАМАЗ» зур йөк автомобильләре эшләп чыгару заводы безнең Яр Чаллыда урнашкан. Ул уңышлы эшли», дип билгеләп үтте ул.

Ли Чанпин ханым да үзенең сәламләү чыгышында Россия һәм Кытай халыклары арасында хезмәттәшлек өчен бик яхшы нигез булуын ассызыклады.

Кытай ягы алга таба хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде.

Искәртеп узабыз, кичә Кытай Халык Республикасы пандемиягә каршы көрәштә ярдәм һәм теләктәшлек билгесе итеп Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә 810 саклагыч костюм, 480 пар саклагыч күзлекләр һәм 960 медицина респираторы тапшырды.

Җомга, 9 апрель 2021, 14:23