Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда хокук саклау структуралары һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре катнашында регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы булды. Киңәшмәдә катнашучылар Чаллыда коррупциягә каршы тору һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары турында фикер алыштылар.

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Хаким ярдәмчесе Рамил Фәйсханов «2015-2023 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» программасының үтәлеше турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге программа 69 чараны үз эченә ала. Программага кертелгән 69 чараның дүртесе шәһәр бюджеты акчалары хисабына финанслана. Бу – яшьләр сәясәте учреждениеләре тарафыннан үткәрелә торган, яшь буынга юнәлдерелгән чаралар.

Депутатлар шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эшен карап тикшерделәр. Бу темага доклад белән Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. Искәртеп үтәргә кирәк, әлеге комиссия утырышларында хезмәт хакын түләү буенча бурычлар оператив карала.

«Хисап елында башкарылган эш нәтиҗәсендә,предприятиеләрнең, шул исәптән банкротлык һәм ликвидацияпроцессында торучы предприятиеләрнең1778 хезмәткәренә 67,6 млн сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде», – дип хәбәр итте Наталия Кропотова.

Җомга, 9 апрель 2021, 16:45