Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә бинаның интерьеры гына түгел, мәйданы, функционалы да үзгәрәчәк дип планлаштырыла.

«Барлык бүлмә стеналары диярлек сүтеп алына. Алар бөтенләй башкача планлаштырылачак», – дип билгеләде мэр.

«Беренче катта лаборатория булачак, ул элекке урынында ук калачак, мәйданы артачак. Әгәр элек ул 860 кв. метр чамасы булса, хәзер 1200 кв. метр булачак. Бу лабораториянең куәтен арттырачак. Әйтик, ПЦР анализларын тәүлегенә 400 ләпне алган булсак, яңа җиһазлар белән бу сан 1000 нән артып китәчәк.

Икенче, өченче катта дәвалау бүлекләре булачак. Профиль дә үзгәрәчәк. Өченче катта паллиатив койкалар, бөтен җиһазлар белән ВИЧ-инфекциясе бүлеген оештырабыз», – дип сөйләде Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Ришат Ногманов.

Наил Мәһдиев төзүчеләргә эшләрне җылыту сезоны башланганчы тәмамлау бурычын куйды: "Сентябрь башында блокта капиталь ремонтны төгәлләргә кирәк. Төзүчеләргә бу объектны тәмамлау өчен 1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр вакыт бирәбез", - диде ул.

Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе төбәкнең биологик иминлеген тәэмин итү буенча районара үзәк булып тора. Чаллылылардан тыш, ул Татарстанның 17 районыннан килгән халыкка хезмәт күрсәтә. Ел саен учреждениенең кабул итү бүлегенә 26 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә.

Җомга, 9 апрель 2021, 16:53