Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 апрельдә илебез Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтә. Бүгенге көндә Комсомол районында шундый тоткынлыкта булган 10 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Истәлекле дата алдыннан, ветераннарны яшәү урыны буенча Шәһәр Советы депутатлары, Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре котлады.

Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Рубин Бадиков, Әлфинур Галиәкбәрова, Таһир Сөнгатуллин, Ленар Сәлахов, Сергей Хлебников, Евгений Залогин, Ася Кислова ветераннарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук әлеге истәлекле датага багышлап районның белем бирү учреждениеләрендә яшь буында милли бердәмлек, экстремистик карашларны кабул итмәү рухын тәрбияләү максатыннан берничә чара үткәрелде.

Шимбә, 10 апрель 2021, 09:53