Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 апрельдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими рәвештә эшләп килүче өч мәйданчыкта – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.

Сыер ите, каз, үрдәк һәм тавык итләре, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә һәм башкалар киң ассортиментта тәкъдим ителде.



10 муниципаль районнан 6,4 млн. сумлык 50,5 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. 136 сәүдә урыны оештырылды.

«Төзүче» стадионының ярминкә мәйданчыгында Сарман муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре чын бәйрәм атмосферасы тудырдылар.

Киләсе ярминкәләр 17 апрельдә узачак.

Шимбә, 10 апрель 2021, 13:53