Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шахмат-шашка клубында «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Яр Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды.

Ярышларда шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда катнашучыларны ярышларның баш хөкемдары Константин Деняпкин сәламләде.

Ярышлар ике этапта үтте: сайлап алу турниры һәм финал. Шахмат буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән уенчылар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Ир-атлар арасында:

1 урын – Фәрид Дәүләтшин, 2 нче стоматология поликлиникасы; 

2 урын – Азат Муллин, СМЭ ның Яр Чаллы филиалы;

3 урын – Михаил Андреев, 4 нче шәһәр поликлиникасы.

Хатын-кызлар арасында: 

1 урын – Лилия Зеленова, Сугыш ветераннары өчен госпиталь; 

2 урын – Светлана Панина, Кама балалар медицина үзәге; 

3 урын – Ирина Галиева, Табиблык-физкультура диспансеры.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга Грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырылды.

Якшәмбе, 11 апрель 2021, 11:17