13 нче апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны берлектә кабул итүе була. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41 - 80.
Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт.
Чаллылылар шулай ук үз сорауларын Skype яки Zoom программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирә алалар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 12 апрель 2021, 13:35