Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 апрельдә Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева Яр Чаллы халкы сорауларына җавап бирәчәк. Гражданнарны видеоконференц-элемтә режимында кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр булачак. Чаллылылар, идарә җитәкчелегенә Яр Чаллы шәһәре, Раскольников урамы, 59 йорт адресы буенча 2 нче суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры да мөрәҗәгать итә алалар.

Кабул итүгә: 8(843)514-92-18 һәм (843)514 92-21 телефоннары аша язылырга мөмкин.

Үзең белән паспорт яки нотариаль расланган ышаныч язуы (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар «Башкарма производствоның мәгълүмат банкы» сервисы ярдәмендә Россия ФСПП ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында яки Россия ФСПП мобиль кушымтасында үз бурычларын тикшерә һәм аны дистанцион рәвештә түли ала.

Башкарма производство барышы, салынган чикләүләр (мөлкәткә арест салу, чит илгә чыгу чикләүләре һ.б.) турында белергә, шулай ук суд приставларына башкарма производство кысаларында гариза, шикаять, үтенечләр һәм башка мөрәҗәгатьләрне Дәүләт хезмәтләре порталында Федераль суд приставлары хезмәте бүлегендә карарга мөмкин.

Сишәмбе, 13 апрель 2021, 08:53