Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь  хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Депутатлар күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Әлеге мәсьәләләр буенча мәгълүмат белән Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел 213 күп фатирлы йортта ремонт ясалган, аларда 93 меңнән артык кеше яши. Финанслау күләме 1 млрд 334 млн сум тәшкил итте. Быел 152 йортта ремонт ясау каралаган, аларның мәйданы 2 млн кв. м. тәшкил итә, халык саны - 71 меңнән артык кеше, финанслау күләме - 1 млрд 466 млн сум.

«Быел вәзгыять узган еллар белән чагыштырганда, аерылып тора. Бу проектлаштыру һәм төзү-монтаж эшләренең бер лот белән сатылуына бәйле. Бу безгә капиталь ремонтны иртәрәк башларга мөмкинлек бирәчәк, димәк, аны үткәрүгә вакыт күбрәк булачак. Бу хәл түбәне һәм фасадларны ремонтлау кебек сезонлы эшләрне тагын да сыйфатлырак башкарырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Бу бик мөһим», - дип ассызыклады Илья Зуев.

Моннан тыш, ул агымдагы елда 99 лифтны ремонтлау планлаштырылуын да әйтеп утте.

Шулай ук Илья Зуев 2020 елда Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президентының «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалларны тәртипкә китерә башлауларын билгеләп үтте. 

«Әлеге программаны тормышка ашыру чоры -  2020-2024 елларда планлаштырылган. Ул шәһәрнең 683 ишегалды территориясен төзекләндерүне үз эченә ала. Программа тарафыннан юлларны, тротуарларны, тышкы яктыртуны ремонтлау, урам һәм балалар өчен җиһазлар урнаштыру, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен мәйданчыклар урнаштыру, өлешчә яшелләндерү күздә тотыла», - диде ул, узган ел программага Чаллының 131 ишегалды керүен искәртеп. Быел исә 88 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта күпфатирлы йортларның хуҗалары белән ишегалларын төзекләндерүнең башлангыч схемаларын килештерү мәсьәләсе буенча җыелышлар үткәрелә. Җыелышлар үткәннән соң, проектлаучылар тарафыннан җентекле схемалар эшләнәчәк һәм йортларда яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк.

Сишәмбе, 13 апрель 2021, 14:03