Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булды. Визит барышында ул ТОСЭР предприятиеләре-резидентлары эшчәнлеге белән танышты. Башта «КИП «Мастер» индустриаль паркының алтынчы чираты территориясендә урнашкан «Яр Чаллы»ТОСЭР резидентлары предприятиеләрендә булдылар.

Яр Чаллы торба заводы компаниясе (2017 елдан «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты) эшчәнлеге белән генераль директор Илнар Хәйретдинов таныштырды. Предприятиедә нефть скважиналары өчен иң яхшы чит ил үрнәкләренең аналоглары буларак, обсад һәм насос-компрессион торбалар җитештерелә. Продукцияне кулланучылар арасында «Сургутнефтегаз», «Роснефть», «Татнефть» кебек эре нефть предприятиеләре бар. Хәзерге вакытта компаниядә 700 гә якын кеше эшли. 

2018 елдан бирле «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты булган «Технолайн» компаниясе Polaris бренды астында көнкүреш техникасын тәкъдир итте. Предприятиенең техник директоры Дмитрий Ленев сөйләвенә караганда, 2020 елда 70 мең берәмлеккә якын көнкүреш техникасы – чәйнек, иттарткыч, микродулкынлы мич җитештерелгән. 2021 елда предприятиенең куәтен 150 мең берәмлеккә кадәр арттыру планлаштырыла. Моннан тыш, компания яңа җиһазлар сатып алган, ул үз ихтыяҗларына һәм сатып алучылар заказы өчен полимер эшләнмәләр җитештерергә мөмкинлек бирә.

«Кениг Модуло Ру Чаллы» Италия-немец компаниясе (2019 елдан «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты) 2019 елдан бирле автокомпонентлар җитештерү буенча инвестицион проектны тормышка ашыра. Генераль директор Валерий Ломов билгеләп үткәнчә, узган ел бизнес өчен катлаулы булуга карамастан, гамәлгә куючылар производствога Яр Чаллыда өстәмә инвестицияләр кертергә планлаштыра.

«Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты булган «Полихим Системс» немец предприятиесе 2016 елдан полиуретан системалары җитештерү белән шөгыльләнә. Әлеге продукция резина крошкасы, сэндвич панельләре, тау чыгару сәнәгате һәм башка күп кенә өлкәләрдә кулланыла. Предприятиенең производство башлыгы Александр Борисов компаниянең 2021 елга планнары - җитештерү линияләрен киңәйтү өчен яңа югары технологияле җиһазлар сатып алу турында сөйләде.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова «РУСАК» предприятиесендә дә булды. Анда карда һәм сазлыкта, юлсыз урыннарда йөрешле кече габаритлы, чылбырлы техника җитештерелә.

«РУСАК» предприятиесе эшләп чыгарган техника белән узган елның 9 октябрендә Яр Чаллыда республика предприятиеләренең машина төзелеше продукциясе күргәзмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та танышты. Хәзерге вакытта техника «Татнефть» ААҖ да апробация уза.

Чәршәмбе, 14 апрель 2021, 09:22