Мы в социальных сетях

7 нче апрельдән 14 нче апрельгә кадәр Уфада М. Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетында рус теле буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстаннан 16 кеше катнашты.

Олимпиада ике көн барды. Йомгаклау этабы 3 сәгать 55 минут дәвамында шәхси ярышларның ике язма турыннан торды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады: Лилия Фәйзиева (Казан шәһәре Совет районы 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы), Арслан Маннанов (Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе 9 нчы сыйныф укучысы), Елизавета Трунова (Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе укучысы), Анастасия Труднева (Яр Чаллы шәһәренең  А.С. Пушкин исемендәге лицееның  10 нчы сыйныф укучысы), Полина Алимова (Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге лицееның 10 нчы сыйныф укучысы).

Чәршәмбе, 14 апрель 2021, 12:06