Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Тәрҗимә Шәмсетдин кызы Закирова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Башкортстанның Бөре районында урнашкан Яңа Яндыз авылында туган, иртә ятим калган. 1933 елда мәктәпкә укырга керә, урта мәктәпнең башлангыч сыйныфларын гына тәмамлый, чөнки бик иртә эшли башларга туры килә. Сугыш елларында Свердловск өлкәсендә тылда эшли. Сугыштан соң туган ягына кайта. Якын-тирә шәһәрләрдә май һәм сөт сатып акча эшли. 1947 елда кияүгә чыга. Ире белән алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеранның 10 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Тәрҗимә Шәмсетдин кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова җиткерде.

Чәршәмбе, 14 апрель 2021, 13:45