Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 апрельдә Дәүләт Думасы өченче укылышта кредит килешүләренең максатчанлыгын арттыруга юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу мәсьәләгә аңлатма биреп: «Бүген без Татарстан халкы куйган мәсьәләне хәл итә торган федераль законны ахыргы укылышта кабул иттек. Әлеге закон  өченче бала туганда бүлеп бирелә торган 450 мең сум күләмендәге федераль бюджет акчаларын ТР Дәүләт торак фонды аша алынган социаль ипотеканы каплауга, төзелеп бетмәгән йорт сатып алуга, торак-төзелеш кооперативы әгъзасының пай кертемен түләүгә мөмкинлек бирә», – диде.

«Без кабул иткән закон күп балалы гаиләләр өчен торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк. Торак мәсьәләсен хәл итүгә миллион сумнан артык акча юнәлдерергә мөмкин. Бу 640 мең сумга якын ана капиталы һәм өченче бала туганда бирелгән 450 мең сум. Дәүләт ярдәменең әлеге чаралары аналарны һәм балачакны яклау өчен ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән һәм гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле карарлар нәтиҗәсе», – дип билгеләде парламентарий.

Чәршәмбе, 14 апрель 2021, 14:35