Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 13 апрелендә РПФ органнары тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен, Россия Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинеты аша кичекмәстән пенсия тупланмалары акчасына хокукы булган гражданнарга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында СМС хәбәр таратылган.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, СМС-хәбәр Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә элемтәләре күрсәтелгән гражданнарга гына килде, калганнарына мөрәҗәгать почта аша җибәреләчәк.

Пенсия тупланмалары һәм инвестиция кереме акчаларының башлангыч суммасын РПФ сайтында Шәхси счет торышы турында белешмә соратып, шәхси кабинетта ачыкларга була. Шул ук сервис аша, теләк булганда, пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен гаризаны яки алдан язылу буенча РПФ органының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп җибәрергә мөмкин. Кабул итүгә алдан язылу яки консультация алу -   8-800-600-0357 телефоны буенча бүлек контакт-үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша яки РПФ сайтында.

2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алу хокукына 55 яшьлек хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар, шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган гражданнар ия.

Чәршәмбе, 14 апрель 2021, 15:20