Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ленинград блокадасын кичергән 84 яшьлек Мария Борисовна Селиванова коронавирустан прививка ясатты. Вакцинацияләүнең ике этабын да ул Сугыш ветераннары өчен госпитале каршындагы 8 нче шәһәр поликлиникасында узды. Мария Борисовна билгеләп үткәнчә, вакцинациядән соң ул үзен яхшы хис итә. «Хәтта укол урыны да авыртмады. Процедура бик тиз узды, озак көтәргә туры килмәде, миннән алда процедура кабинетына биш кеше чиратта тора иде», ди ул.

Өлкән яшьтәге ханым вакцинацияне үз-үзен һәм якыннарын саклау өчен ясаткан. Мария Борисовна коллектив вакцинация ярдәмендә генә тиздән барысы да гадәти тормышка әйләнеп кайта алачак, дип саный.

Яр Чаллыда Мария Борисовна гаиләсе белән 1971 елдан бирле яши. Аның ике улы бар. Узган кыш өлкән улы җиңел формада коронавирус инфекциясе белән авырган. Килене дә авырып киткән, аның хәле авыррак булган, үпкәсенең 40% тан артыгы зарарлана. Ул бер ай чамасы өйдә дәваланган. 

Чәршәмбе, 14 апрель 2021, 16:08