Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда халык санын алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда йортларның адресларын актуальләштерү, халык санын алуга әзерлек эшләренең алдагы бурычлары каралды.

Бүгенге көндә 161 халык санын алу участогы һәм халык санын алу вакытында эшләү өчен 1479 кеше сайлап алынды.

Исегезгә төшерәбез, Халык санын алу – беренче тапкыр электрон рәвештә дә үткәрелә, теләүчеләр халык санын алуны мөстәкыйль рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайтында да уза ала. Шулай ук стационар участокта яки турыдан-туры халык санын алучы аша да мөмкин булачак.

Чәршәмбе, 14 апрель 2021, 16:55