Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 апрельдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Закиров катнашында гражданнарны кабул итү булачак. Ул видеоконференц-элемтә режимында халык сорауларына җавап бирәчәк. Шәһәрдәшләргә уңайлы булсын өчен, ул берьюлы шәһәрнең өч бүлегендә оештырылачак. Чаллылылар яшәү урыны буенча аларның берсенә килеп, идарә җитәкчесенә турыдан-туры да мөрәҗәгать итә алалар.

Алдан язылу мәҗбүри. 

1 нче суд приставлары бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Комаров ур., 35Б йорты) язылу  8(8552) 44-90-14 телефоны буенча алып барыла; 

2 нче суд приставлары бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Раскольников ур., 59 йорт) язылу 8(8552) 34-06-09 телефоны буенча алып барыла;

3 нче суд приставлары бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Комаров ур., 35Б йорты) язылу  (986) 720 42 72 телефоны буенча алып барыла.

Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч язуы булырга тиеш.

Дүшәмбе, 19 апрель 2021, 10:11